news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Мәчкәрә авылы мәктәбен быел ике генә укучы тәмамлый

Кукмара районы Мәчкәрә авылы мәктәбен быел ике генә укучы тәмамлый
Фото: Әдилә Шакирова

Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылы мәктәбендә быел нибары ике 11 сыйныф укучысы бар. Укучы кызлар БДИ тапшырырга әзер, чөнки алар имтиханнарга арттырусыз еллар буе әзерләнә. Быел районда төрле юнәлешләр буенча имтиханны барлыгы 176 укучы тапшырачак.

Зәлия Шәмсетдинова һәм аның сыйныфташы тормыштагы тәүге имтиханнарына бик озак әзерләнгән.

«Мин игътибарымны бер фәнгә юнәлтергә һәм берничә генә вариант чишәргә тырышам. Мәсәлән, бер көнне мин химиядән вариантлар гына чишәм», — дип аңлата укучы.

Зәлия Казан медицина көллиятенә укырга керергә планлаштыра. Төп фәннәр буенча БДИдан тыш, аңа химия һәм биология буенча имтихан тапшырырга кирәк булачак. Бөтен буш вакыты диярлек әзерлеккә багышлана. Сынауларны җиңеп чыгар өчен азрак хафаланырга һәм күбрәк ял итәргә кирәк, дип билгеләп үтә Зәлия.

Авыл мәктәбе 400дән артык укучыга исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта биредә нибары 72 бала белем ала. Быел мәктәпне ике генә укучы тәмамлый. Әлбәттә, укучыларга кытлык укытучыларны борчый, әмма алар моның уңай якларны да күрергә тырыша.

Мәчәкәрә авылының Н. А. Сәмигуллин исемендәге мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Хәмидуллина сыйныфта ике генә укучы булуның укытучы өчен дә, укучы өчен дә зур плюс булуына ышана.

«Индивидуаль укыту сыйфатлырак килеп чыга», - дип фикерен уртаклашты Гүзәл Хәмидуллина.

Укытучылар әйтүенчә, сыйныфта 20 кеше булсынмы, икеме, соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе һәркем өчен булачак. Берәү дә игътибарсыз калмаячак.

Материал Әдилә Шакирова ярдәмендә әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100