news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Камышлы авылында 30 йорт төзеләчәк

Кукмара районы Камышлы авылында 30 йорт төзеләчәк
Фото: Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Кукмара районы Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча 30 йорт салына. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова хәбәр итә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нияз Ризвановның сүзләренчә, әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча салына.

«Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Монда төзелеш эшләре сентябрь аенда башланып китте. Ә төгәлләнү вакыты декабрьдә дип планлаштырыла. Быел әлеге территориядә 30 йорт сафка басса, алдагы елларга аларның саны 77гә җитәр дип көтелә», — диде Нияз Ризванов.

Бу программада катнашучылар арасында социаль өлкәдә эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар. Программада төп шартларның берсе — авыл җирендә яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, тору урынында бер кешегә исәпләнгән мәйдан 18 квадрат метрдан артмаска тиеш һәм, билгеле, түләп бара алу мөмкинлеге карала.

Әлеге утыз йорт Габдулла Тукай һәм Яшьләр урамнарында урнашачак. Һәр җир кишәрлекләре унар сутыйны тәшкил итә.

«Йортлар эшләнешләре ягыннан бертөрле формада, бер катлы була. Үлчәмнәре буенча 72, 90, 108, 126 квадрат метрлы 4 төрле проект эшләнде. Бу исә гаиләдә кеше саныннан чыгып билгеләнә. Мәсәлән, биредә иң кечкенә гаилә 4 кешедән тора, аларның өйләре 72 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Дизайны ягыннан сары һәм шоколад төсендәге кирпечләр сайланды. Йортларның һәрберсенә аерым канализация ясала, бүгенге көндә ут кертү мәсьәләләрен хәл итәбез. Киләсе елга исә су һәм газ үткәрү эшләре кала», — диде Нияз Раизванов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100