news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы җитәкчелеге: Итекләр безне бик күп җирләргә танытты

Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре» бәйрәме узды.

Кукмара районы җитәкчелеге: Итекләр безне бик күп җирләргә танытты
Салават Камалетдинов

Бүген «Итек фест» Кукмара итекләре фестивале булды. Кукмара районының Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Кукмара итекләренең төрле җирләрдә билгеле булуын әйтте.

«Итекләребез безне бик күп җирләргә танытты. Кая барсак та «Кукмара ииекләре» дип сөйлиләр. Районда гына түгел, Мәскәүдә, илебезнең башка төбәкләрендә дә итекләрне күрәбез. Итекчеләрне бәйрәм белән котлыйм!" -  дип сөйләде ул бәйрәм ачылышында.

Ул бу бәйрәмнең 2015 елдан бирле үткәрелүен әйтте.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов районның төрле яклап алдынгы булуын ассызыклады.

"Кукмара районы тиз үсә, икътисады көчле. Кукмара итекләре данлыклы. Киез итек безнең милли аяк киеме инде. Монда аларны өй түренә куярлык итеп матур ясыйлар", - ди ул.

Комсомол мәйданында күргәзмә осталык дәресләре, ярышлар, ярминкә оештырылган иде. Егетләр «Итекле футбол» уенында көч сынашты. Саба районыннан килгән команда җиңүче булды.

Бәйрәмне Руслан Гыйльметдинов алып барды. Махсус кунак буларак Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар килгән иде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100