news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы җитәкчелеге һәм аграрийлар кырларның торышы белән танышты

Кукмара районы җитәкчелеге һәм аграрийлар кырларның торышы белән танышты
Лилия Нургалиева

Кукмара районында матур бер гадәт традициягә кереп бара: бишенче ел рәттән уракка төшәр алдыннан район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хуҗалыкларның агрономнары һәр хуҗалыкта булып, игеннәрнең торышын карыйлар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Бу, берьяктан, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнү, үзара тикшерү булса, икенче яктан, үзеңнең белгәннәреңне башкаларга күрсәтү дә. Ә аграрчыларның һәрвакыт фикер алышырдай мәсьәләләре бар.

«Башка елларны «тәҗрибә уртаклашу көне» районыбызның төньяк-көнчыгыш хуҗалыкларыннан — «Тойма», «Урал» җәмгыятьләре территориясеннән башлана иде. Быелгы маршрут үзгәрәк булды: беренче тукталышта «Яңа тормыш»ның офыкларга барып тоташкан арпа басуын күзәттек.

Әлеге басудагы арпа уңышы елына карата уңай булырга охшап тора. «Өметләнәбез инде. Туфрактагы дым 4 айга 10,6 миллиметр булды. Корылык булган 2010 елны исә 8 миллиметр иде. Сулыклар яңгыр болытларын тартып китерә, дигән фикер дә быелга туры килмәде: Нократ елгасы якын булса да, яңгыр бик аз яуды», — ди хуҗалыкның баш агрономы Айдар Габделхаков.

Шушы ук фикерне «Уңыш» җәмгыятенең басуларында йөргәндә җәмгыятьнең башкарма директоры Раил Галимуллин да әйтеп үтте.

Алдыбызда җәмгыятьнең 119 гектар мәйданда «Экстра» сортлы язгы бодай басуы җәйрәп ята. Башаклар һәм сабаклар әлегә яшел, алар туклану һәм тулылану стадиясендә генә. «Кырларга анализ ясап йөргәндә бу басуны бер ай элек караган идек. Бу әлеге зонадагы иң начар басу иде. Чөнки аңа язлыкта бозлы яңгыр эләкте. Хәзер менә ничек матур булып иген басуы җилдә чайкалып утыра», — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

«Восток» җәмгыятенең әлегә ямь-яшел утырган арпа кыры да күпләрне сокланырга мәҗбүр итте. «Быелгы ел өчен яхшы бит бу», — дип, район башлыгы Сергей Димитриев та үз бәясен бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100