news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады

Кукмара районы җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

Кукмарада гомер кичерүче Зөһрәбикә Мөхәммәтшина бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Туган көн иясен котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина килде. Алар гасыр әбисенә Россия Президентының, Татарстан Рәисенең котлау открыткаларын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды.

Зөһрәбикә апа тумышы белән Түбән Өскебаш авылыннан. Тормыш иптәше белән шунда гомер иткән, өч балага гомер биргәннәр. Кызганыч, гасыр әбисенең пар канаты һәм ике баласы бүген инде арабызда юк. Улы гаиләсе белән Лубянда яши. Зөһрәбикә апа Кукмарада үз йортлары белән яшәүче оныгы Лилия гаиләсендә кадер-хөрмәттә тыныч картлык кичерә.

Юбилярның 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

«Әбиебез гомер буе күмәк хуҗалыкта төрле эш башкарган, шуннан пенсиягә чыккан. Кукмарага күченгәч, күп еллар әбине һәм аның урын өстендә яткан кызын социаль хезмәткәр Алсу апа Сабирова тәрбияләде. Без аңа бик рәхмәтле. Гөлсинә апаның вафатыннан соң без әбине үзебезгә алып кайттык. Бик тыныч холыклы ул. Аның беркайчан зарланганын ишетмәссең. Кайвакыт хатирәләргә бирелеп, бик күп гыйбрәтле хәлләр сөйли. Без аны бик яратабыз», — ди оныгы Лилия ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot