news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы газетасына иң күп яздыртучы ике хат ташучы бүләкләнде

Кукмара районы газетасына иң күп яздыртучы ике хат ташучы бүләкләнде
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмара районы «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2025 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Кукмарадан Гөлсирә Гатина белән Иске Юмьядан Ольга Абрамова җиңү яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева хәбәр итә.

«Почта бүлекчәләренә барып, баш мөхәррир белән почтальоннарны котлап кайттык. Аларга грамота һәм смарт-сәгатьләр тапшырдык», – диелгән хәбәрдә.

Фото: © http://kukmor-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot