news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы яшьләрдән тәкъдимнәр көтә

Кукмара районы башлыгы яшьләрдән тәкъдимнәр көтә
"Хезмәт даны"

«Галактика» балалар иҗат үзәгендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев яшьләр, студентлар, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Чарада район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, «Әсәнбаш Агро» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Баһаветдинов, район кулланучылар идарәсе җитәкчесе Илназ Зарипов, эшмәкәр Райнур Газизов һәм башкалар чыгыш ясады, яшьләр исә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Зур шәһәрләрдә үзеңне реализацияләү бик авыр, күп кеше анда киткәч югалып кала. Ә районда тормыш көтү, югары дәрәҗәләргә, куйган максатларыңа ирешү, үз эшеңне булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде Сергей Димитриев.

«Моннан берничә ел элек очрашу вакытында яшьләрне парк, скверлар, ял итү урыннары, кинотеатр һәм башкалар кызыксындырды. Әлеге теләк-тәкъдимнәрнең күп өлеше тормышка ашырылды. Әмма моның белән генә тукталып калмаска, алга атларга кирәк. Бүген дә сездән сораулар, тәкъдимнәр көтәм. Кукмараны нинди итеп күрәсез?», – диде ул.

«Гомумән, һәр кешенең максаты булырга һәм ул аны күзаллап эш итәргә тиеш. Кая гына барсак та, Кукмара халкы турында һөнәрле, эшчән, тырыш, булдыра торган дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бу югары дәрәҗәне югалтмас өчен тырышып эшли торган яшьләрнең районда калуы кирәк», диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100