news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады
Фото: Эльвира Иванова, http://kukmor-rt.ru/

Кукмара хакимиятендә район башлыгы Сергей Димитриев Әниләр көне алдыннан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүне, аларның сәламәтлеге, тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган опекун әниләр белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Кызганычка, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ятим яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бар. Шунысы куанычлы: аларга үз мәхәббәтен, йөрәк җылысын бирергә әзер кешеләр табыла. Бу сез — опекун әниләр, герой әниләр! Баланы үз гаиләгезгә кабул итү һәрберегездән зур җаваплылык сорый. Сез андый балаларга гаилә учагының җылысын бүләк итәсез», — диде Сергей Димитриев, әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә аларда 107 бала исәптә тора.

Фото: Эльвира Иванова, http://kukmor-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot