news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты

Кукмара районы башлыгы районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты
Эльвира Иванова

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашып, аларны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу вакытында Сергей Димитриев шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка «Татарстан Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый ветераннар оешмасының «Хезмәт өчен» мактау билгесен тапшырды. Ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне актив оештырганы өчен билгеләп үтелде.

Ветераннарның һәрберсе төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, олы тәҗрибәгә ия. Бүгенге көндә алар үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда зур тырышлык куя. Күбесе актив тормыш алып бара, сәнгать чараларында, спорт ярышларында, очрашуларда катнаша, яңалыклар эчендә кайный.

Тантаналы чара бәйрәм өстәле артында узды. Кунаклар үзләренең хезмәт эшчәнлегендәге истәлекләр белән уртаклашты, бүгенге көндәге мавыгулары турында сөйләде.

Фото: © Эльвира Иванова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100