news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы ифтарда катнашты

Кукмара районы башлыгы ифтарда катнашты
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина, «Хезмәт даны»

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев ифтарда катнашты. Ул Киез итек-киез комбинатының кафесында булды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина, «Хезмәт даны»

«Ел саен шулай ифтар мәжлесе үткәрәбез. Бүген монда имамнар, эшмәкәрләр, районның төрле өлкәдә әйдәп баручылары, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары чакырылды. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Барчабызга да тыныч күңел белән, сәламәт булып яшәргә насыйп булса иде», — дип мәҗлесне башлап жибәрде Сергей Димитриев.

Ифтар вакыты житүгә табынга куелган җимеш һәм су белән авыз ачтылар.

Камышлы авылы имамы Илнур хәзрәт азан әйткәч, ир-атлар һәм хатын-кызлар өч рәкагать ахшам намазын укыды.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина, «Хезмәт даны»

news_right_1
news_right_2
news_bot