Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операциядәгеләргә автомунча һәм гуманитар ярдәм илтте

Шушы көннәрдә Кукмара районыннан махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы 46нчы партиясен илттеләр. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата барды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.
Бу юлы солдатларга гомуми кирәк-яраклар, шәхси посылкалар, 23 февральгә бүләкләр, шулай ук 10нчы автомунчаны җибәрделәр.
«Хәрбиләргә җибәрелгән һәр гуманитар йөк — безнең Җиңүгә керткән уртак хезмәтебез. Без алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Солдатларга алып барган һәр әйбер аларга туган йортның җылысын тоярга булыша. Гуманитар ярдәм битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары көче белән туплана. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән, матди яктан ярдәм иткән һәм һәр көнне Ватан хакына хезмәт иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм!» – дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районыннан барлыгы 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз