Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойны озата барды
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев районның сугыш хәрәкәте ветераннары иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.
Анда алар якташлары белән очрашты һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен, посылкалар тапшырды.
Хәрбиләр күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Җиңү безнең якта булачак!» - диде алар.
«Кукмара районында һәр оешма, һәр авыл җирлеге, битараф булмаган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы суза. Булышлык һәрьяклап күрсәтелә һәм тулы Җиңүгә кадәр дәвам итәчәк! Горурланабыз! Җиңү яулап кайтуыгызны көтәбез!» - диде район башлыгы.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Эльвира Иванова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз