Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы башлыгы махсус операция зонасында хәрбиләр белән очрашты
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Донецк Халык Республикасының Волноваха һәм Макеевка шәһәрләрендә хезмәт итүче 430нчы полк хәрбиләре – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.
Сергей Димитриев «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре белән бергә хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен илтте.
«Хәрбиләргә тиешле барлык әйберләр кергән гуманитар йөкнең чираттагы партиясен алып бардык. Безнең егетләргә ярдәм итү өчен берләшкән һәркемгә рәхмәт. Алар райондагы битараф булмаган барлык кешеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм җиңү яулап кайтачакларын әйтә», - диде район башлыгы.
Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга - шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Материал Эльвира Иванова катнашында әзерләнде. Фото һәм видеоны Татарстанның Кукмара районы хакимияте тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз