news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы батырларча һәлак булган хәрбинең бүләкләрен әти-әнисенә тапшырды

Кукмара районы башлыгы батырларча һәлак булган хәрбинең бүләкләрен әти-әнисенә тапшырды
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Кукмара районыдашыбыз, Ядегәр авылы егете Нияз Гыйльмановка һәлак булганнан соң икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале бирелде. Әлеге бүләкләрне район башлыгы Сергей Димитриев хәрбинең әтисе Рәис абый белән әнисе Резидә ханымга тапшырды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Нияз мобилизация башлангач та чакырудан читтә калмый, үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алына.

Бертуган абыйсы Алмазның сүзләренчә, ул әти-әнисе, якыннары белән һәрдаим элемтәдә тора, ике тапкыр ялга да кайтып килә. Әмма чираттагы хәрби бурычын үтәгән вакытта, 2023 елның 25 декабрендә, батыр йөрәкле хәрби батырларча һәлак була. Герой туган авылы зиратында җирләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot