news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты

Кукмара районы башлыгы «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты. Анда «Беренчеләр хәрәкәтенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе баш белгече, балалар лагерьлары буенча җаваплы Елена Шашина да бар иде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

2022 елда барлыкка килгән «Алдынгылар» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте бүгенге көндә Кукмара районында да уңышлы гына үсеп килә. Алдынгылар исемлегенә керергә теләүчеләр көннән-көн арта.

Очрашуга килгән активистлар оешманың 13 юнәлеше турында аңлатма бирде, үзләренең ни өчен бу юнәлешне сайлаганнары турында сөйләде.

«Без башкарасы эшләрне бер ай алдан планлаштырып куябыз. Һәр айда күрешеп фикер алышабыз. Еш кына «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән очрашып торабыз. Халыкара-хатын кызлар көненә анда концерт куярга әзерләнеп йөрибез», – диде хәрәкәтнең җирле советы рәисе Магдалина Юскаева.

«Бу хәрәкәтнең яшь буынны тәрбияләүгә әһәмияте бик зур. Сез башкаларны да өйрәтәсез, үзегез дә яңа һөнәр үзләштерәсез. Ә тормыш иткәндә һөнәрнең артыгы булмый», – диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Һәр юнәлешнең максаты, эш тәртибе бар. Берәүләр районда яшәүче халыкларны өйрәнә, волонтерлык белән шөгыльләнә, икенчеләр мәрхәмәтлелек юлында — хужасыз калган эт-мәчеләрне тәрбияли, өченчеләре физик мөмкинлекләре чикле балаларга концерт куя, өлкәннәргә булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100