news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Аш-Буҗи авылы яшьләре үз көчләре белән районара хоккей ярышлары уздырды

Кукмара районы Аш-Буҗи авылы яшьләре үз көчләре белән районара хоккей ярышлары уздырды

Бүген Кукмара районы Аш-Буҗи авылында өч район авылларыннан килгән хоккей командалары ярышы узды. Ярышны авыл яшьләре оештырган, оештыру өчен чыгымнарны авылдагы хәйриячеләр һәм авыл халкы күтәргән.

«Яшьләр үзләре, акча җыешып, уеннарны да, ашау-эчүне дә оештыра. Бу ярышлар инде кимендә 6-7 ел уза. Бер генә кеше оештыра дип әйтеп булмый, барлык авыл яшьләре оештырган уен бу», - дип сөйләде ярышларның комментаторы Расим Закиров.

Ярышларны карарга килүче һәркемне бушлай пылау, коймак һәм чәй белән сыйлау оештырылган иде.

«Авылның спорт сөючән яшьләре оештыра, дип әйтсәгез, дөрес була. Авыл зур, яшьләр бар, безнең яклар бай, матур. Шуңа күрә, ярдәм сорап кайчан килсәң дә, беркемнең дә юк дигәне юк, Аллага шөкер, ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт! Мактанасым килми, әмма яхшы яшибез. Ничек матур уен бара, күпме халык җыелган», - диде Аш-Буҗи хоккей командасы капитаны, ярышларны оештыручы кешеләрнең берсе Илшат Фахаров.

Авыл кешеләре әйтүенчә, ярышлар узсын өчен һәркем хәленнән килгәнчә (500-1000 сум) акча биргән. «Сездә халык баймы?» дигән сорауга шушы Аш-Буҗи авылы кешесе Мулланур Мөбарәков: «Бездә халык юмарт. Беренче чиратта шул», - дип җавап бирде.

Хоккей уеннарын оештырудан тыш авыл яшьләре үз көчләре белән җылытыла торган киенү-чишенү урынын булдырган.

Ярышларда Кукмара районының Аш-Буҗи, Адай, Камышлы, Зур Сәрдек авыллары, Балтач һәм Арча районы Субаш-Аты командалары көч сынашты. Беренче урында Арча районы Субаш-Аты, икенче урында Адай, өченче урында Аш-Буҗи командасы җиңүче булды. Ярышта беренче урын алган Арча командасының иң нәтиҗәле уенчыларының берсе – күп голлар керткән Илфат Шакиров командаларның һәм оештыруның зур әзерлекле булуын билгеләп үтте.

Расим Закиров 17 февральдә Аш-Буҗи авылында тагын бер ярыш буласын әйтте. Анысын шушы авылда яшәүче эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов оештыра. «Анда бүләкләрне спонсорлар бирә, ул ярыш та зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә узачак», - диде Расим Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100