news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы Күкшел авылы клубында ремонт эшләре белән танышты

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев «Мәдәният» илкүләм проекты буенча капиталь төзекләндерелә торган Күкшел авылы мәдәният йортында булды, биредә алып барылучы ремонт эшләре белән танышты һәм төзүчеләргә бурычлар билгеләде.Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Мәдәният йорты мөдире Ләйсән Заһидуллина сүзләренчә, 1964 елда сафка баскан бинада бүгенге көнгә кадәр зур күләмле ремонт эшләренең башкарылганы булмаган.

«Узган елның декабрендә төзүчеләр эшкә керешкәннәр иде, ярты ел вакыт эчендә бинаны яңадан сүтеп җыйдылар дисәм дә ялгыш булмас. Элеккеге клубның эзе дә калмады: түбә, идән-түшәм, ишек-тәрәзәләр барысы да яңартылды. Электр челтәре алыштырылды, өстәмә утлар куелды, канализация эшләнде, су кертелде. Киенү-чишенү, бию бүлмәләре, бәдрәфләр ясалды. Фойе, сәхнә, тамаша заллары, китапханә — һәммәсе дә искиткеч булачак», — ди җитәкче.

Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре әкренләп ахырына якынлашып килә. Сүз уңаеннан: әлеге бинада почта бүлекчәсе дә урнашкан. Аңа исә аерым керү юлы ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100