news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара прокуратурасында өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде

Район прокуроры Ришат Шакиров өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

(Кукмара, 3 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны").Өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара районы прокуратурасында әлеге өлкәдә эшләп чыккан ветераннар өчен бәйрәм үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарага районда прокурор булып хезмәт куйган Шамил Фатыйхов, беренче разрядлы өлкән белгеч Флера Мөхәммәдъяровалар чакырылган иде.

Район прокуроры Ришат Шакиров өлкәннәргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаиләләренә иминлек һәм озын гомер теләде.

Күңелле очрашу бәйрәм табыны артында, җылы әңгәмә белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot