news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара прокуратурасы, зыян күргән Татфондбанк кертемчесен яклап, судка мөрәҗәгать иткән

Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына карау өчен җибәрелгән.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы 60 яшьлек инвалид хатын-кызның «Татфондбанк» ГАҖ тарафыннан хокуклары бозылу турындагы гаризасын карады, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Инвалид хатын-кыз 2014 елдан бирле «Татфондбанк» ГАҖ кертемчесе булган. Банк  клиентының акчаларын  аның счетыннан ышанычлы идарә итү максатларында  башка юридик зат – «ИК ''ТФБ Финанс''» счетына күчергән. Әмма банк килешү шартларын һәм килеп чыгарга мөмкин булган финанс рискы турында клиентка үз вакытында җиткермәгән. Хатын-кыз банк хезмәткәрләренә ышанган, сәламәтлек торышы аркасында ул үзлектән документлар белән таныша алмаган.

Закон буенча, аңлашылмаучанлык аркасында башкарылган килешүгә  карата суд тарафыннан "гамәлдә булмаган" дигән карар чыгарылырга мөмкин.
Кукмара районы прокуратурасы, зыян күрүчене яклау максатыннан, элеккеге килешүләрне юк итү һәм клиентны "Татфондбанк" кертемчесе итеп тануын, Россия банкы күрсәтмәсе нигезендә, аны банкның кертемчеләр каршында үтәлергә тиешле бурычлары реестрына кертүне каравын сорап, судка мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына җибәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100