Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара прокуратурасы ялган паспортлар ясап саткан сайтны ябу өстендә эшли
Теләгән һәр кеше анда теркәлмичә генә ялган документлар ясата алган.
(Кукмара, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы прокуратурасы ялган паспортлар сату белән шөгыльләнүче сайтны ябу өстендә эш алып бара. Теләгән һәр кеше анда теркәлмичә генә кереп, ялган документлар ясата алган. Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, интернет-сайтка керү чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Кукмара районы прокуратурасы интернет челтәрен мониторинглау барышында ялган паспортлар һәм башка рәсми документлар сату сайтын ачыклады. Мәгълүматлардан файдалану чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле иде», — диделәр прокуратурада.
Россия Федерациясе территориясендә мондый мәгълүмат тарату тыелган, ә ялган документ җитештергән һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Прокуратура әлеге интернет-сайтны ябу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз