news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара прокуратурасы ялган диплом белән урнашкан хезмәткәрне эшеннән алуны сорый

Бүлек башлыгы кадрлар хезмәтенә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлау турында ялган диплом тапшыра.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы прокуратурасы кадрлар хезмәтенә югары белем турында ялган диплом тапшырган түрәне вазифасыннан азат итүне таләп итә. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кукмара районы прокуратурасы муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы көрәш турында закон таләпләре үтәлешен тикшергән. Район башкарма комитеты бүлекләренең берсенең башлыгы, үз вазифасына билгеләнгәндә, кадрлар хезмәтенә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (КАИ) тәмамлау турында ялган диплом тапшыра.

ТР Муниципаль хезмәт турында кодекс нигезендә, гражданин муниципаль хезмәткә ялган документлар белән кергән очракта, үз эш урынында кала алмый.

Прокуратура район башкарма комитеты җитәкчесе адресына, ышаныч югалту сәбәпле муниципаль түрәне эшеннән алу мәсьәләсен карауны таләп итеп, язма гариза керткән. Хәзер шушы прокурор акты карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot