news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара прокуратурасы электр кармаклары сатучы сайтны ачыклады

Электр кармакларыннан файдалану һәм аларның әйләнеше Россия Федерациясе законнары белән тыелган.

(Кукмара, 2 февраль, Татар-информ", "Хезмәт даны"). Прокуратура интернет мохите мониторингын үткәргәндә, балыкларны законсыз тоту өчен электр кармаклары тәкъдим итү турындагы мәгълүмат урнаштырылган сайтны ачыклады. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Мәгълүмат хокукка каршы характерда, чөнки электр кармакларыннан файдалану һәм аларның әйләнеше Россия Федерациясе законнары белән тыелган. Әлеге интернет-сайтта урнаштырылган мәгълүмат электр кармакларын сатып алырга мөмкин дигән ялгыш фикер тудыра, чөнки хокукка каршы гамәл булуын искәртүләр бирелмәгән. Димәк, күпмедер төркем кешеләрне хокук бозуга этәрә.

Шулай итеп, интернет челтәре аша мондый мәгълүмат тараткан өчен җинаять һәм административ җаваплылыклары каралган.

Бу уңайдан район прокуратурасы әлеге интернет-ресурска керүне туктату турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте. Прокурор гаризасы карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot