Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара прокуратурасы балалар өчен Нюрнберг процессына багышланган бәйге үткәрә
Бәйге яшьләргә экстримизм, нацизмның нәтиҗәсен күрсәтергә ярдәм итә - район прокуроры Ришат Шакиров.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Нюрнберг процессының 70 еллыгы уңаеннан Кукмара районы прокуратурасы балалар өчен иҗади бәйге оештыра. Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров фикеренчә, әлеге бәйгенең тәрбияви әһәмияте бик зур.
Ришат Шакиров Нюрнберг процессын иң мөһим тарихи вакыйгаларның берсе дип саный. “Бөек Ватан сугышы ветераннары зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Ветераннарның безнең хакка эшләгән батырлыкларын беркайчан да онытырга ярамый. Дөньядагы соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, кайбер илләр тарихны үзгәртеп язарга, бу сугышта Советлар Союзының ролен киметеп күрсәтергә омтыла. Шуңа да әлеге вакыйгалар турында балаларга җиткерергә кирәк,” – ди ул.
Кукмара районы прокуроры әлеге бәйгенең тәрбияви әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. “Конкурс Бөек Җиңүгә багышлап, тарихны хәтердә яңарту, экстремизм белән нацизм куркынычын кисәтү максатыннан оештырыла. Бәйге өлкәннәр өчен дә тәэсирле булыр дип уйлыйм. Балалар, кызыксынып, әти-әнисеннән сорашачак. Бергәләп Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайларын, туганнарын искә алырлар, үткәннәрне хәтердә яңартып, уйланырлар".
Нюрнберг процессына багышланган бәйгедә Кукмара районының барлык мәктәпләре дә катнаша. Рәсем ясар алдыннан укытучылар балаларга әлеге вакыйганың әһәмияте хакында сөйләячәк. “Билгеле, башлангычта укучы балалар белән өлкән сыйныф укучыларның фикерләве аерыла, – дип дәвам итте Ришат Шакиров. – Шунлыктан кечкенә балаларга укытучылары бу вакыйга турында җиңелчә генә аңлатыр дип уйлыйм.
Бәйгенең нинди эчтәлектә булуына карата аерым таләпләр куелмады. Һәр бала үзенең күзаллавына нигезләнеп иҗат итәчәк. Без бары тик теманы гына билгеләп үттек. Бәлки, алар берәр сугыш мизгелен сурәтләп, сугыш булмасын дигән фикерне җиткерергә теләр. Бәлки, тыныч тормышны, үз гаиләләрен сурәтләр. Балаларның башында нинди фикер барлыгын белмибез. Әлеге бәйге аларның мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итәр дип уйлым. Балаларның иҗаты җәмәгать урыннарында тәкъдим ителәчәк.”
Ришат Шакиров Нюрнберг процессына багышланган бәйгедә үзенең ике кызы да катнашачагын әйтеп үтте. “Аларның да иҗаты башка балаларның рәсемнәре белән беррәттән эленәчәк,” – ди ул.
Бәйгенең нәтиҗәләре 1 октябрьгә кадәр билгеле булачак, катнашучыларга район прокуратурасы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Ришат Шакиров 1979 елның 17 февралендә Арчада туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2003 елдан прокуратура органнарында Биектау районы прокуратурасы тикшерүче вазифасында эшли башлаган. 200-2007 елларда – Биектау районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. 2007-2011 елларда – Биектау районы прокуроры урынбасары. 2011-2016 елларда Апас районы, 2016 елдан - Кукмара районы прокуроры.
Ришат Шакировның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды.
Нюрнберг процессы — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Гитлер Германиясе җитәкчеләренә хөкем карары чыгарган Халыкара трибунал. 1945 елның 20 ноябреннән 1946 елның 1 октябренә кадәр Германиянең Нюрнберг шәһәрендә бара. Трибунал СССР, АКШ, Бөекбритания, Франция гаепләүчеләреннән оештырыла. Суд карары буенча Германия җитәкчелегендәге 12 сәясәтче һәм хәрби асып үтерүгә хөкем ителә (шул исәптән, хәбәрсез югалган Мартин Борман). Болар - Герман Геринг, Иоахим фон Риббентроп, Вильгельм Кейтель, Эрнст Кальтенбруннер, Альфред Розенберг, Ганс Франк һәм башкалар. Өч кеше гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук 20,15, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителүчеләр дә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз