news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара программистлары үз уеннарын Кытайда сата башлаган

Кукмара районының IT-белгечләре үз компьютер уеннарын Кытайда сату белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.

Министр республика программистларының уңышлы тәҗрибәсе турында «Безнең Татарстан» программасының туры эфирында сөйләде.

«Безнең Кукмара шәһәрендә компьютер уеннары җитештерә торган һәм аларны Кытай базарына чыгара торган компания эшли. Шулай ук Саба, Әлмәт районнарында теркәлгән компанияләр дә бар. Цифрлаштыру елында без үзебезнең районнарда муниципаль [ИТ -] парклар ачу бурычын куйдык», –  дип хәбәр итте ведомство башлыгы.

Хәйруллин бүгенге көндә муниципаль ИТ-паркларның Чаллы һәм Байлар Сабасында, шулай ук Актаныш һәм Алабуга районнарында эшләвен искәртте. Киләсе атнада Яшел Үзәндә очрашу булачак, анда район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә бу шәһәрдә ИТ-парк ачу мәсьәләсе турында сөйләшәчәкләр.

«ИТ-парк һәр районда булырга тиеш, концепт шундый <...> Республика һәм муниципаль хакимият мәнфәгатьләре кисешә», –  дип нәтиҗә ясады Айрат Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100