Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара полициясендә этләр дә хезмәт итәләр
Һәр эт үз юнәлешендә эшли: шартлаткыч матдәләр һәм коралларны табучы, тоткыннарны саклау һәм озата баруда катнашучы дүртаяклы белгечләр бар
(Кукмара, 7 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кытай календаре буенча 2018 ел - сары җир эте елы. Астрологлар фаразына караганда, бу ел бөтен йолдызнамәләр өчен уңышлы булачак дип исәпләнә, чөнки безнең иминлек сагында эт торачак бит. Ә ул үзе гаделлек һәм тугрылыкны чагылдыра. Юкка гына эт – кешенең якын дусты, димиләр. Район эчке эшләр бүлегенең полиция-кинологлары да шулай дип саныйлар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Тоткыннарны саклау һәм озата бару бүлегенең полиция-кинологы Илнур Әхтәмов һәм вакытлыча тоту изоляторының полиция хезмәткәре Рамил Зыятдинов этләр турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Район эчке эшләр бүлегендә алар өчәү: Виза, Мохтар һәм Ода. Бу этләр монда 2009 елдан бирле хезмәт куялар, зур тәҗрибәләре бар. Ода – араларында иң яше, дип ачыклык кертә кинологлар. Этләр барысы да немец овчаркалары токымыннан. Моннан тыш, алар хезмәт итүче этләр генә түгел, ә зур коллектив әгъзалары да. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: күпләр кинологларның хезмәте этләрне өйрәтүдән гыйбарәт дип ялгыша. Чынлыкта аларга төрле операцияләрдә катнашырга, өйрәнү өчен командировкаларга йөрергә дә туры килә. Дүртаяклы дусларыбыз тынычлыкны сакларга, җинаятьләрне ачарга, наркотиклар һәм шартлаткыч матдәләрне табарга булышалар. Полиция хезмәткәрләренә алардан башка бик авырга туры килер иде.
- Һәр эт үз юнәлешендә эшли: шартлаткыч матдәләр һәм коралларны табучы, тоткыннарны саклау һәм озата баруда катнашучы, эз буенча табучы дүртаяклы белгечләр бар, - дип сөйли өлкән полиция хезмәткәре Рамил Зыятдинов. - Барысы да Казанның кинология үзәгендә өйрәтелеп кайтсалар да, алар белән көн саен биредә шөгыльләнәбез. Мохтар полиция хезмәткәрләренә төрле җинаятьләрнең эзенә төшәргә еш булыша. Бу урлау, үтерү белән бәйле булырга мөмкин. Эт җинаятьчеләрнең хәрәкәт итү, качу юлларын ачыкларга ярдәм итә. Минем юнәлешем - шартлаткыч матдәләр һәм кораллар буенча эш. Менә, мәсәлән, күптән түгел дежурда торучыга Кукмараның бер сәүдә үзәгендә кара пакет табылуы турында шалтырату булды. Кичекмәстән оператив- эзләнү төркеме, шул исәптән этем Виза белән мин дә шунда киттек. Мондый төр эшләрдә дүртаяклы дуслардан башка берничек тә булмый, чөнки этләр дөньяны борыннары белән "күрәләр". Шартлаткыч матдәләрне ачыклаган очракта алар өрми дә, шыңшымый да, ә шуның янәшәсенә килеп утыралар. Ул вакытта саперларны чакырырга туры килә. Әгәр дә куркыныч юк икән, эт үзе үк китеп бара. Безнең очракта пакет куркыныч тудырмаган, күрәсең, сатып алучыларның берсе аны ялгыш онытып калдырган булгандыр.
Мондый вакытларда эт полиция хезмәткәрләренең тормышын саклап калырга булыша дигән сүз. Моннан тыш, Визаның вазыйфасына ачылыр алдыннан җәмәгать объектларын тикшерү, кешеләр булган урыннарны карау, массакүләм чаралар вакытында аларның тынычлыгын саклау керә. Дүртаяклылар берничә районга беркетелгән икән. Менә күптән түгел Балтач районында спорт объектын ачылыр алдыннан тикшерүдә катнашканнар.
Кинологлар белән әңгәмәдән соң, "геройлар"ның үзләре янына килдек. Кабинетлар урынына – вольерлар. Ә погоннар урынына – шома йоннар һәм сизгер ис тоемлау органнары. Эт кешегә караганда күпкә яхшырак сизә. Әлеге үзенчәлек одорологик экспертизада кулланыла да инде. Анализның башка биологик ысуллары мондый бурычны үти алмый. Һәрбер кешенең үзенә генә хас исе була. Әгәр дә һәлакәт урынында бернинди дә дәлил калмаса, эшкә этләр-"экспертлар" керешә. Аларның феноменаль сәләтләре җинаятьләрне ачыклауда зур булышлык күрсәтә.
- Этләрдән курыкмыйсызмы? - дип кызыксына кинологлар, этләргә күрсәтеп. - Алар хәрәкәтчән булсалар да, холыклары сабыр һәм тыныч. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары - безнең даими кунакларыбыз. Кызыксынган кешеләргә этләрнең тормышы турында җентекләп сөйлибез. Хезмәтебездә иң мөһиме – уртак тел табу. Дүртаяклы дуслар синең кәефеңне яхшы сизә. Аларга тавыш күтәрүдән, ачу саклаудан, кычкырудан бернинди мәгънә юк. Синең әмереңне үтәмичә, тик утырып кына торачаклар. Әгәр мактап җибәрсәң, этләр тагын да катырак тырышып эшлиләр. Безнең дүртаяклы дусларыбыз белән хезмәттәшлегебез уңышлы булсын өчен, аларга шактый вакытыңны һәм игътибарыңны сарыф итәргә, күнекмәләрне ныгытырга, боерыкларны кабатлатырга кирәк.
Без килгәндә, бер эт "эшкә" киткән иде. Ләкин калган икесе мине күреп борчыла башладылар. Күрәсең, чит кешенең исен тоеп алдылар. Мохтар мине яратмадымы яки курыктымы: ахырга кадәр вольердагы тәлинкәсе тирәли әйләнеп йөрде. Әлеге этнең усал кыяфәтенә карауга үк куркыныч булып китә. Аны күргән җинаятьчеләр дә шундый хисләр кичерә дип уйлыйм. Ә Виза турында, киресенчә, дус һәм тыныч эт дигән фикердә калдым. Беренче карашка ул аю баласын хәтерләтә: зур тәпиле, көрән төстә, йомшак йонлы һәм олы колаклы. Хәтта аны кочаклап алып яратасы килә. Тик хезмәт итүче эткә андый иркәләүләр ярамый. Шулай да Визаның мондый холкы төрле әмерләрне үтәргә комачауламый. Минем янда да машина астына яшерелгән ялган шартлаткыч матдәне табып күрсәтте. Әлеге боерыкны башкарганда ул инде йомшак аю түгел, ә, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы.
Кукмараның полиция-кинологлары үзләренең дүртаяклы дуслары белән ел саен республика бәйгеләрендә катнашалар, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар, кубоклар һәм грамоталар алалар. Ярышларда җиңүләре өчен аларны акчалата түгел, ә кыйммәтле азык һәм игътибар белән бүләклиләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз