news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлаган

Яшүсмер кибеттән 250 мең сумлык техника урлап чыккан.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 октябрьдә шәһәрдәге бер кибетнең администраторы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кемнеңдер кибеткә үтеп кереп, сәүдә залыннан 250 мең сумлык техника урлап чыгуы хакында белдергән.

Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә хокук сакчылары 17 яшьлек үсмернең эзенә төшкән. Анда урланган техниканың бер өлешен табып алганнар.

Яшүсмер биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot