Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара поликлиникасында ремонт эшләре башланды
Капиталь ремонтка алынган "Строй-Гарант" төзелеш оешмасының бер бригадасы исә поликлиника түбәсен ябуны дәвам итә.
(Кукмара, 5 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Кукмара поликлиникасында ремонт эшләре башланды. Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне алмаштыру, яңа медицина җиһазлары, мебель алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла, дип яза район газетасы.
Бүгенге көндә эш элеккеге балалар поликлиникасында, физиотерапия бүлмәләре янәшәсендә, ягъни поликлиниканың үзәгеннән читтәрәк бара. Капиталь ремонтка алынган "Строй-Гарант" төзелеш оешмасының бер бригадасы исә поликлиника түбәсен ябуны дәвам итә.
-Татарстан Республикасында поликлиникаларны яңарту буенча Президент программасы кысаларында безнең үзәк дәваханәгә 58 миллион сум акча бүлеп бирелде, - ди баш табиб Равил Хәлиев. – Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне алмаштыру, яңа медицина җиһазлары, мебель алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла. Шулай ук балалар поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясе бүлегендә дә косметик ремонт булачак. Моннан 42 ел элек төзелгән бина күптән ныклы ремонт сорый: түбәдән су үтә, су һәм канализация торбалары тузган иде инде. Бу – бер айлык кына түгел, ә берничә ай дәвамында бара торган киңкырлы, күләмле эш. Халыкка да, безнең хезмәткәрләргә дә бик авыр, уңайсыз булачагын аңлыйбыз, шуңа күрә һәркемнең сабыр һәм тагын бер кат сабыр булуын сорыйбыз. Ремонт тәмамланганнан соң, халыктан коридорлардагы урындык-эскәмияләрне, стеналарны да саклап тотуларын үтенәбез. Әле кайчан гына балалар поликлиникасын ялт итеп эшләп чыккан идек, ә хәзер коридор стеналарының кайбер өлешләрен бирегә килүчеләр инде бозып, буяп бетергәннәр.
Төзәкләндерү эшләре беткәч, флюорография кабинеты элеккеге балалар поликлиникасына, ягъни беренче катка күчереләчәк. Бу өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен йөрергә уңайлы булсын өчен эшләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз