news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара почтальоннарын беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр

Почтальоннарга халык арасында анкета үткәрәрергә, мәгълүмати материал таратып, сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектлары турында сөйләргә туры киләчәк.

Кукмара почтальоннарын беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Район үзәк дәваханәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча почтальоннар өчен укулар оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина, район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Руслан Димитриев һәм башкалар катнашты.

Светлана Гришина үзенең чыгышында хат ташучы һөнәренең һәрвакыт зур социаль әһәмияткә ия булуын әйтте. Хәзер хат ташучылар төрле тормыш хәлләрендә югалып калмыйча, сәламәтлегенә куркыныч янаган авылдашлары турындагы мәгълүматны тиз арада медицина хезмәтенә тапшыра алачак.

«Россия почтасы» социаль-медицина юнәлеше булган проектны башлап җибәрә. Аның кысаларында почтальоннарга халык арасында анкета үткәрергә, мәгълүмати материал таратып, сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектлары турында сөйләргә туры киләчәк», — диде ул.

Аннан соң поликлиника мөдире Руслан Димитриев беренче медицина ярдәме күрсәтүнең төп нигезләре турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100