news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара пенсионерлары республика спартакиадасында җиңү яулады

Команда икенче урынга лаек булды.

(Кукмара, 23 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казан шәһәренең "КАИ-Олимп" спорт комплексында "Өченче яшь" пенсионерлары VII республика спартакиадасының финалы үтте. Чарада Татарстанның 30 районы һәм 14 шәһәреннән командалар катнашты. Бәйгедә кукмаралылар да уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

450дән артык спортчы шәхси һәм команда зачетында спортның 6 төре: өстәл теннисы, ату, дартс, җиңел атлетика, йөзү һәм эстафета буенча көч сынашты.

Кукмараның пенсионерлар командасы бәйгедә икенче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot