news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара пенсионерлары компьютер белеменә ия булу турындагы сертификатлар алдылар

Дәресләргә 21 пенсионер йөрде.

(Кукмара, 4 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Пенсия фондының Кукмара районы бүлеге Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге белән бергә өченче яшь университеты кысаларында өлкән яшьтәгеләрне укытулар үткәрәләр. Иҗат йорты бинасында компьютер белеме нигезләре буенча курслар үткән актив пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Дәресләргә 21 пенсионер йөрде. Әлеге курсларда аларга интернетта эшләргә өйрәттеләр, төп сервислар һәм файдалы сайтлар белән таныштырдылар. Хәзер алар онлайн хезмәтләр өчен түли, электрон сервислар аша дәүләт хезмәтләреннән файдалана, якыннары һәм дуслары белән аралаша алачаклар. Курсларны уңышлы тәмамлаулары белән пенсионерларны район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин тәбрикләде.

Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге җитәкчесе Артур Зәкиев әлеге оешманың эшчәнлеге һәм уңышлары белән таныштырды.

Компьютерда эшләү күнекмәләре һәм белемнәре биргән өчен пенсионерлар әлеге укуларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot