news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара музеенда "Мич бәйрәме" узды

Балалар мичтә пешкән кайнар икмәк белән сыйланды.

(Кукмара, 6 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүче балаларга "Мич бәйрәме" уздырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Оештырылган бәйрәм балалар өчен файдалы мәгълүматларга һәм кызыклы уеннарга бай булды. Кичә мичтә пешкән кайнар икмәктән авыз итү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot