news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара музеена ХХ гасыр экспонаты кайтарылган

Экспонат аңа кадәр 6 ел буе реставрациядә булган.

 (Кукмара, 3 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмараның төбәкне өйрәнү музеенда сөенечле вакыйга булды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин бертуган Комаровлар гаиләсененең шкаф-буфетын (XIX гасырның икенче яртысы) 2010 елда районыбызның туган төбәкне өйрәнү музеена тапшырган иде. Шушы көннәргә кадәр шкаф-буфет реставрациядә булды. Ниһаять, экспонат музейга төзекләндерелеп кайтарылды (фотоларда- бүгенге һәм элеккеге сурәтләр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100