news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара музее директоры Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсен төзегән

Ләбүдә Дәүләтшина язучының нәселе атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташа икәнлеген ачыклаган.

Кукмара музее директоры Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсен төзегән
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Кукмара муниципаль районы төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина язучының шәҗәрәсен тәкъдим итте. Язучының нәселе атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташа.

Ләбүдә Дәүләтшина сүзләренчә, шәҗәрәне тәртипкә салу 1997 башланган. Ул вакытта шәҗәрәдә атаклы татар сәүдәгәрләре нәселе - Ишмән нәселенең 432 кешесе исеме күрсәтелгән була. Шәҗәрәне гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә тагын бик күп исемнәр ачыклана.

“21 ел элек шәҗәрәне кулыма алганда, Чыңгыз Айтматов та шушы нәселнеке булып чыгуы турында уйламаган да идем”, - диде музей директоры.

Ләбүдә Дәүләтшина ясаган нәсел агачын Чыңгыз Айтматов 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына килгәч күргән. Язучы, музей директорының хезмәтен бәяләп: “Бу җирдә иң якын туганыбыз – сез, кан буенча булмаса да”, - дигән.

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Ләбүдә Дәүләтшина турында: “Ул безгә дә, язучының үзенә дә Чыңгыз Айтматовның нәсел җепләре атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташу тарихын кайтарды”, - диде.

  • Чыңгыз Айтматов - кыргыз язучысы. Аның әтисе Төрегул (1903-1938) кыргыз, әнисе Нәгыймә (1904-1971) татар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100