Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара муниципаль районында язгы ташу аркасында югары әзерлек режимы кертелде
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында язгы ташу аркасында «югары әзерлек» режимы кертелде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Ведомствода сөйләүләренчә, бүген, 28 апрельдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Лубян авылында тагын сигез участокны су басу турында мәгълүмат кергән.
Авыл территориясендә су күтәрелү аркасында Нократ авылында барлыгы 25 йорт яны кишәрлеген су баскан. Шул ук вакытта халыкны эвакуацияләү таләп ителми, авыл белән транспорт элемтәсе бозылмаган, дип ышандырдылар ведомствода.
«Югары әзерлек» режимы Кукмара районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карары белән вәзгыять тотрыкланганчы кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз