news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән укучылар һәм Намаз уку бәйгеләре булды

Мартның соңгы шимбәсендә Кукмара шәһәрендә Коръән укучылар бәйгесе һәм намаз уку бәйгесе узды. Кукмарада үткәрелә торган Коръән укучылар конкурсы башка төбәкләрдә уздырыла торган мондый бәйгеләрдән аерылып тора. Анда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел да Изге китапка багышланган чарада өлкәннәр дә, сабыйлар да катнашты. Катнашучылар арасында яшьләр күп булуы сөендерә. Ә инде бәйгенең иң яшь катнашучысы Кукмарадан ике яшьлек Нәфисә Ганиева булды, ә иң өлкән катнашучы булып Вахитово авылыннан 72 яшьлек Миңневакыйф Гыйльфанов танылды. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды.

Быел Коръән укучылар бәйгесендә 245 кеше катнашты. Алар арасында 190 бала (89 малай, 101 кыз), 55 өлкән кеше (23 ир-ат һәм 32 хатын-кыз) булган. Төрле номинацияләр буенча 90 призлы урын бирелде.

Намаз уку буенча конкурс районда дүртенче тапкыр уздырыла. Анда гадәттәгечә балалар гына катнаша. Алар 3 төркемгә бүленде. Беренче төркем 1-2 нче сыйныф укучыларыннан тора. Икенче төркемдә 3-4 сыйныф укучылары сынашты. Өченчесе төркемдә 5-6 сыйныф укучылары иде. Алар жюрига ике рәкагать намазның ничек укылганын күрсәтергә, шулай ук аларның яшь категориясенә туры килә торган кайбер сорауларга җавап бирергә тиеш иде.

Конкурста 68 бала катнашты, 36 малай һәм 32 кыз. Аларның һәркайсына күчтәнәчләр, җиңүчеләргә бүләк һәм махсус диплом тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100