news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара мөхтәсибәтендә IX Мәчкәрә укулары узды

Кукмара мөхтәсибәтендә IX Мәчкәрә укулары узды
Фото: “Безнең мирас” журналы, Ленар Гөбәйдуллин

Кукмара мөхтәсибәтендә «IX Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгына һәм Мәчкәрә авылында туып үскән мәшһүр галим, медицина техникасын сынаучы, техник фәннәр докторы, академик, профессор Р.И.Үтәмешевның (1926-1999) тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Фәнни җыенга танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде.

IX Мәчкәрә укуларында фикер алышуның төп темасы «Мәчкәрә мәдрәсәсе мөгаллимнәренең татар халкының рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы».

Фәнни җыен алдыннан килгән кунаклар һәм катнашучылар Мәчкәрә авылының борынгы зиратында булды һәм биредә дәфен кылынган мәрхүмнәрне дога белән искә алды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, әлеге зиратта үз гомерләрен дингә һәм милләткә хезмәт итүгә багышлаган танылган дин әһелләре, галимнәр, остазлар һ.б. җирләнгән.

Конференция кысаларында кунаклар Мәчкәрә авылының беренче Җәмигъ мәчетендә булды, гыйбадәт йорты Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелде һәм 2025 елның июнендә Корбан бәйрәме уңаеннан ачылды. Мәчет имамы, Кукмара мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов катнашучыларга тарихи һәйкәлнең тарихы турында сөйләде, музей белән таныштырды.

Күкшел авылы мәдәният йортында узган конференциянең пленар өлешендә сәламләү сүзләре белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.

Конференциядә төрле актуаль темалар, шул исәптән татар шәҗәрәләрен өйрәнү, Мәчкәрә мәчете һәм авыл тарихы, шулай ук борынгы Мәчкәрә зиратындагы кабер ташларын тикшерү каралды. Фәнни-дини җыен барышында чыгыш ясаучылар шулай ук XVIII-XIX йөзләрдә әйдәп баручы уку йортларының берсе булган Мәчкәрә мәдрәсәсенең татар-мөселман белем бирү системасындагы әһәмиятен анализлады.

Танылган галимнәр һәм тарихчылар Тәэминә Биктимерова, Энгель Таһиров, Альберт Борһанов һәм тарих, дини мирас өлкәсендә танылган башка белгечләр чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot