Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара мөхтәсибәтендә IX Мәчкәрә укулары узачак
2026 елның 15 июлендә Кукмара мөхтәсибәтендә «IX Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында үтәчәк. Бу хакта ТР Диния нщзарщте матбугат хезмәте хәбәр итә.
IX Мәчкәрә укуларында фикер алышуның төп темасы – «Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы». Әлеге чара Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгына һәм Мәчкәрә авылында туып үскән мәшһүр галим, медицина техникасын сынаучы, техник фәннәр докторы, академик, профессор Р.И.Үтәмешевның (1926-1999) тууына 100 ел тулуга багышлана.
Чараны үткәрү урыны очраклы гына сайлап алынмаган: конференциядә катнашучылар Мәчкәрә авылының беренче Җәмигъ мәчетендә – Татарстанның кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсендә җыелачак, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелде һәм 2025 елның июнендә Корбан бәйрәменә ачылды.
Конференция алдыннан катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булачак һәм биредә җирләнгән мәрхүмнәрне дога белән искә алачак. Әлеге зиратта татар халкының күпләгән күренекле шәхесләре җирләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз