news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара малае - "Мин бит татар малае" төбәк конкурсы җиңүчесе

Рөстәм жюрины үзенең бик матур шигыре белән әсир итте.

(Кукмара, 12 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Кыңгырау" бакчасында тәрбияләнүче Рөстәм Мөбарәкшин Алабуга шәһәрендә узган "Мин бит татар малае" төбәк конкурсының абсолют җиңүчесе булды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

"Бәйгедә Алабуга, Мөслим, Кукмара малайлары көч сынашты. Алар үзләре белән таныштырдылар, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Рөстәм жюрины үзенең бик матур шигыре белән әсир итте, нәтиҗәдә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Аның беренчелеккә чыгуында бакчабызның татар теле тәрбиячесе Рәйхана Степанованың өлеше аеруча зур булды", - дип хәбәр итте бакчаның өлкән тәрбиячесе Ләйсән Гадиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot