Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара мәдрәсәсендә «Мөслимәләр бәйгесе» үткәрелде
Кукмара мәдрәсәсендә күркәм гадәткә әверелгән «Мөслимәләр бәйгесе» дип аталган ярыш-викторина үткәрелде. Әлеге чарада төрле төркемнәрдә белем алучы 3нче курс укучылары катнашты.
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, «Тугрылык», «Сабырлык», «Тырышлык» һәм «Татулык» дип аталган дүрт төркем бәйге программасы буенча каралган җиде турда белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Чара илебездә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы шигаре астында үтте.
Барлык төркемнәр дә бик яхшы чыгыш ясаганлыктан, нәтиҗә урынлап түгел, ә номинацияләп ясалды. «Зәвыклы мөслимәләр» булып «Татулык» төркеме укучылары танылды. «Сөйләм остабикәсе» исеме «Тугрылык» командасына бирелде. «Сабырлык» төркеме «Зирәкбикәләр» буларак билгеләп үтелсә, «Тырышлык» төркеме «Кукмара остазбикәсе» исеменә лаек булды.
Ахырда барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйге мул табынлы чәй мәҗлесе белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз