news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кукмара мәдрәсәсе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кукмара шәһәре Мәдәният йортында Кукмара мәдрәсәсе оешуның 25 еллыгы уңаеннан зурлап бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, уку йортын тәмамлаган шәкертләр, мөгаллимнәр, дин әһелләре, район халкы катнашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Урта һөнәри дини уку йортының чирек гасыр дәвамында күркәм нәтиҗәләргә ирешү сөенечен бүлешү кичәсенә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килде. Ул барлык катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде, район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәдрәсә коллективына рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде, мәдрәсәнең киләчәктә дә зурдан-зур уңышларга ирешүен теләде.

Мөфти урынбасары Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшинны исламны үстерүгә, дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга, рухи мирасны өйрәнүгә, мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлеше, дини һәм хәйрия эшчәнлегендәге казанышлары өчен Нәзарәтнең II дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. Күп еллар дәвамында хезмәт куючы мөгаллимнәргә медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге тантанада катнашучылар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук Мамадыш, Урыссу мәдрәсәләре җитәкчеләре, Россия ислам институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе вәкилләре бар иде.

Юбилейга багышланган чарада мәдрәсәнең эшли башлавы, уку йорты өчен Үзәк мәчет янәшәсендә бина салыну тарихы искә алынды, мәдрәсәне тәмәмлап дин юлында хезмәт итүче хәзрәтләрнең һәм мөгаллимнәрнең нәсыйхәтләре тыңланды, гыйлем учагы эшчәнлеге, уку йортында оештырыла торган белем бирү һәм тәрбия чараларына нәтиҗәләр ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100