news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара Мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Батырлык дәресе» булды

Кукмара Мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Батырлык дәресе» булды
"Хезмәт даны"

Кукмара Мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Батырлык дәресе» узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Укучылар иң элек Нократ Аланыннан килгән «Эдельвейс» хәрби-спорт патриотик үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең тактик-махсус хәзерлек һәм армия кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышын карады.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Руслан да чыгыш ясады. Укучылар хәрби юнәлештә белем бирүче уку йортлары турында белде.

«Гиннесс рекордлар китабына кертелгән якташыбыз, офицер Эльмир Хаҗиевның тормыш юлы, хәрби булу өчен аңа кемнең юнәлеш бирүе һәм хәзерге вакыттагы шөгыльләре хакында да сөйләве мавыктыргыч булды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100