news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара һәм Саба Кытай шәһәрләре белән тугандаш булды

Татарстан ягыннан килешүне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев имзалаган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бүген Кытайның Ханчжоу каласында «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы кысаларында Саба муниципаль районы һәм Вэнлинь шәһәре, шулай ук Кукмара муниципаль районы һәм Юйхуань шәһәре арасында Тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелган, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан ягыннан килешүгә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев кул куйган.

«Без Чжэцзян провинциясе белән, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тугандашлык турында килешү турында. - Шунысы куандыра, бүгенге көндә безнең муниципаль дәрәҗәдә дә элемтәләребез бар. Әле 2003 елда ук Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү төзелгән иде. Узган елда Кукмара районы һәм Юйхуань каласы арасында икътисади хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бүген Кукмара районы һәм Юйхуань, шулай ук Саба районы һәм Вэнлинь арасында Тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды. Хәзерге вакытта Татарстан һәм Чжэцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында килешү әзерләү хакында да алдан сөйләшеп куйдык». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100