news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара мәдрәсәсендә шәмаилләр, картиналар күргәзмәсе ачылды

Аларны Мәмәшир авылында яшәүче Муллахмәт Галимов иҗат иткән.

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Кукмара мәдрәсәсендә районның Мәмәшир авылында яшәүче Муллахмәт Галимов иҗат иткән шәмаилләр һәм табигать күренешләрен сурәтләгән картиналардан торган күргәзмә ачылды. Үзешчән рәссам иҗаты белән танышырга теләүчеләр әлеге күргәзмәне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр карарга килә ала. Керү – ирекле, диелә районның “Хезмәт даны” газетасы игъланында.

Шәмаил — татар сәнгатенең үзенчәлекле һәм специфик төре. Бер үк вакытта шәмаил халык аңында Аллаһ Тәгаләгә ышану билгесе буларак та кабул ителә. Татарларда борынгыдан ук гарәп язуы белән язылган Коръән сүрәләре, догалар китап киштәләрендә яки стенада эленеп торган махсус букчаларда сакланган. Шәмаил татар гаиләсенең рухи кыйммәтен билгеләүче символ буларак кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot