Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде
Быелгы бәйгедә Кукмара районыннан тыш күрше Киров өлкәсе һәм Саба районнарыннан да мөселманнар катнашты.
(Кукмара, 3 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Күркәм йолага әверелгән әлеге чарада быел 216 кеше катнашты: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендәге балалар саны 176 булса (78 малай һәм 98 кыз), өлкәннәр 40 (22 ир, 18 хатын-кыз) иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Яшькә карап кына түгел, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да берничә төркемгә бүленделәр: 5 кыска сүрәне яттан белүчеләр; Коръәннең ахыргы 10 һәм 20 сүрәсен белүчеләр; моннан тыш "Йәсин" һәм "Тәбәрак" сүрәләрен ятлаганнар аерым төркемдә ярышты. Бәйгедә катнашкан һәр балага тәм-том тутырылган пакет, ә олыларга дини эчтәлекле диск белән китаплар өләшенде.
Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Балалар арасында 3 яшьлекләр байтак иде. Ә ир-атлар арасында арасында иң өлкәне 72 яшьлек Нурулла Ногманов (Чишмәбаш авылы), хатын-кызлар арасында исә 71 яшьлек Сәүдәт Гыймадиевалар (Күкшел) танылды.
Быелгы бәйгедә Кукмара районыннан тыш күрше Киров өлкәсе һәм Саба районнарыннан да мөселманнар катнашты.
Барлык катнашучыларны Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимнәре тыңлап нәтиҗә чыгарылганнан соң, призлы урын алучыларга бүләкләр тапшырылды. Ләкин хәзрәтләребез билгеләп үткәнчә, әлеге чарада катнашучыларның һәммәсе дә – җиңүче, чөнки дин, Коръән юлына басу ул – үзе зур бәхет, үзе бер җиңү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) нең бер хәдисендә әйтелгәнчә, иң хәерле кеше ул – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче. Шушы изге эштә барчабызга да күркәм уңышларга ирешергә насыйп булсы, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз