news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсендә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар узды

Бу чарада Рәсәй һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да катнашты.

Кукмара мәдрәсәсендә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар узды

(Кукмара, 26 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара мәдрәсәсендә "Мөслимә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү" дигән темага семинар үтте. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Бу чарада Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да катнашты.

Биредә кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Моннан тыш мастер-класслар үткәрелде, катнашучыларның чыгышлары тыңланды.

- Семинар бер сулышта үтте. Мондый чаралар кызыклы гына түгел, кирәкле дә. Мин үзем Вахит авылыннан. Без гаиләдә алты кыз үстек. Әниебез кул эшләре остасы иде. Мамык шәлләр бәйләргә икенче сыйныфта укыганда ук өйрәндем. Заманында бу һөнәребез тормышта ярдәм итте, туендырды. Кайчак ике атнага өч шәл бәйли идек, аларны сатарга Нократ Аланы шәһәре базарына йөрдем, - дип сөйләде мәдрәсәдә гыйлем алучы Ризидә ханым Хәбибуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100