news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үткәрелде

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген - 30, ә башлангыч бүлеген 73 шәкерт – барлыгы 103 кеше тәмамлады.

(Кукмара, 15 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ришат Курамшин). Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган тантаналы мәҗлес үткәрелде. 16 майда Рамазан ае башлану сәбәпле, әлеге чара гадәттәге календарь графиктан бераз иртәрәк оештырылды. Җыенның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген - 30, ә башлангыч бүлеген 73 шәкерт – барлыгы 103 кеше тәмамлады. 4 еллык һөнәри бүлекне тәмамлаучы 30 кешенең 20се – ирләр, 10сы хатын-кызлар. Аларга урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. 3 еллык башлангыч бүлекне тәмамлаучы 73 кешедән ир-егетләр – 16 кеше, хатын-кызлар исә биредә күбрәк 57. Укучыларның яшәү урыннарына килгәндә, аларның күпчелеге Кукмараның үзеннән һәм Кукмара районы авылларыннан. Шулай да, мәдрәсәдә башка төбәкләрдән дә килеп укычылар байтак, мәсәлән, Саба, Мамадыш районнарыннан, шулай ук күрше Киров өлкәсеннән.

Шунысы сөендерә – мәдрәсәне тәмамлаучыларның байтагы дин юлында хезмәт итә. Кукмара районында эшләп килүче 71 мәхәлләнең кырыгында район мәдрәсәсәсен төрле елларда тәмамлаган шәкертләр имам вазифасын башкара. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында да үз авылларында имам-хатыйб вазифасын башкаручы 6 кеше бар. Авыл мәчетләре каршындагы ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында да башлыча шушы дини уку йортында укып чыккан шәкертләр халыкка башлангыч дини белем бирә. Ирләр шулай ук мөәзин булып хезмәт итә, ә мәдрәсәбезне тәмамлаган хатын-кызлар абыстай яки абыстай ярдәмчесе вазифаларын башкара.

Чыгарылышның икенче өлеше мул ризыклы табын алдында үтте. Шәкертләр уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерделәр, кайберләре исә хис-кичерешләрен шигъри юлларга салып, бик матур теләкләрен белдерделәр. Ә мөгаллимнәрнең соңгы нәсыйхәтләре гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерүдән гыйбарәт иде: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә ирештерә, ә иң мөһиме – кешегә бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100