news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсендә "Башваткыч" уены булды

Әлеге уен хатын-кызлар арасында үткәрелде.

 (Кукмара, 29 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Шәкертләрнең белемен арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү максатыннан, Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Күптән түгел ир-егетләр катнашында "Мөслимнәр бәйгесе" дип аталган ярыш уздырылса, бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында "Башваткыч" дигән күңелле бәйге үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр дип түбәндәге укучылар билгеләнде: 1нче урын – Роза Әскәрова һәм Мәдинә Хәлүетдинова; 2нче урын – Тәнзилә Абдуллина һәм Фирдәния Гафарова; 3нче урын – Зөбәйдә Идиятуллина һәм Рәсүлә Йөзекәева. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100