news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсе укучылар кабул итә

Беренче оештыру җыелышы 21 сентябрь якшәмбе көнне була

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына укучылар кабул итә. Балалар 11-12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала. Программада: ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр.

Башлангыч бүлектә дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә, уку вакыты – 3 ел. Кичке бүлектә дәресләр атнага 3 көн, уку вакыты - 4 ел.

Мәдрәсәгә сәгать 8дән 16га кадәр язылырга мөмкин. Укырга керергә теләүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы 21 сентябрь якшәмбе көнне була. Ул Үзәк мәчет бинасында иртәнге сәгать 9 да башлана, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100