news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре диплом эшләрен онлайн рәвештә яклады

Шәкертләрнең чыгышларына Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин бәя биргән.

Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре диплом эшләрен онлайн рәвештә яклады
http://dumrt.ru

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). 19 майда Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылыш шәкертләренең бер өлеше диплом эшләрен якладылар. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, чара онлайн режимда — видеоэлемтә аша оештырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәдрәсә мөгаллимнәре белән бергә шәкертләрнең чыгышларын Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин да бәяләде.

«Мөфтият вәкиле мәдрәсәне тәмамлаучыларның фәнни эшчәнлек нәтиҗәләренә югары бәя бирде», диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot