news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсе 20 еллыгын шәкертләрнең мөнәҗәтләре белән билгеләп үтә

Мәдрәсәдә 20 ел вакыт эчендә 1500гә якын кеше укып чыккан.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 12 декабрь көнне Кукмара мәдрәсе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Чара уку йортында белем алучы һәм аны тәмамлаучы шәкертләрнең мөнәҗәт укуларыннан һәм башка төрле чыгышлардан торачак. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә уку йортының җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин сөйләде.

  • Мәдрәсә рәсми рәвештә 1998 елның декабрендә ачылган. 10 ел дәвамында ул Үзәк мәчет бинасында, ә 2008 елдан яңа бинада эшли башлый. Биредә 1500гә якын кеше укып чыккан. Мәдрәсәдә төрле буын вәкиллләреннән имам-хатыйблар, ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерләнә.

Мәдрәсәдә бүген урта һәм югары дини һәм дөньяви белемгә ия булган мөгаллимнәр эшли. Ришат хәзрәт Курамшин үзе 1998 елдан уку йорты белән җитәкчелек итә. Ул - мөгаллим, дини дәреслекләр һәм әдәби әсәрләр авторы, язучы, журналист.

Соңгы елларда мәдрәсәдә белем алучыларның географиясе кинәйгән: бирегә күрше район һәм төбәкләрдә яшәүчеләр дә килә.

Чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Кукмара муниципаль район башлыгының урынбасары Равия Кәримуллина катнашуы көтелә.

Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында 18 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100